5 майда Россиядә клиник фармаколог көне билгеләп үтелде, һәм Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсенең клиник фармакология бүлеге командасы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп узды.
Хастаханәдә клиник фармакология бүлеге быел үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Биредә бер табиб һәм шәфкать туташлары эшли, экспедиторлар, җыештыручы, кастелянша бар. Гадәттә, бу команданың эше күләгәдә кала.
Клиник фармакологиянең максаты - дару препаратларын куллануның куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген арттырып, авыруларның сәламәтлеген яхшырту.