4 октябрьдә «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның нигезендә «Гемодиализда даими тамырлы керүне оештыру» дигән Россия семинары узды.
Семинарда катнашучыларның географиясе киң булды – Санкт-Петербургтан Улан-Удэ һәм Хабаровскка хәтле. Семинарда барысы Россиянең 23 шәһәреннән 50дән артык кеше катнашты.
Семинарның темасы терминаль бөер кимчелеге белән авыручыларда гемодиализны тәэмин итүгә багышланды. Бу бөер функцияләре төрле сәбәпләр буенча (хроник һәм көчле авырулар аркасында) югалган авыручылар. РКХдә «Ясалма бөер» (гемодиализның) аппаратына периодик тоташтырудан башка ул пациентлар үлемгә дучар булалар.
«Ясалма бөер» – ул җыелган шлаклардан махсус фильтрлар ярдәме белән авыруның канын чистарта торган аппарат. Ләкин аны авыруның организмына тоташтыру өчен (вилканы розеткага тоташтырган кебек) хирургия юлы белән тамырларга – артерияләр һәм веналарга – керүне оештырырга кирәк. Бу хирурглар мәсьәләсе һәм җиңел мәсьәлә түгел. Семинар шундый мәсьәләләргә багышланды.
Семинар «Мастер-класс» форматында узды, төп игьтибар практик якларга бирелде. Мастер-классның инновацион үзенчәлеге телемедицина технологияләрен куллану булды.
Бүген Татарстан Республикасында гемодиализ мәсьәләсе уңышлы чишелә. Бүген Республикада Амбулатор гемодиализ үзәкләренең зур челтәре оештырылган, гемодиализны 1000дән артык пациентлар ала. РКХдә бүген Россия өчен тамырларга керү юлын оештыруның һәм аның озак тәңгәл эшләвенә булышуның уникаль тәҗрибәсе җыелган. Операцияләрне Мәскәүдән чакырылган хирурглар гына түгел, безнең клиниканың тамыр һәм рентгенэндоваскуляр хирурглары да эшләячәкләр.