Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин җитәкчелегендәге Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе, республика медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм әйдәп баручы белгечләр KAZAN FORUM 2024тә катнаша.
«Россия – ислам дөньясы» XV халыкара икътисадый форумында республиканың медицина хәләл-туризмын үстерү тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 14-19 майда уза. Форумның төп темасы – «Ышаныч һәм хезмәттәшлек».
Программада 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия уза.