Якшәмбе, 19 майда, ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә.
Барлык теләүчеләр ВИЧка тестны Бауман урамында, «сәгать» һәйкәле янында көндезге сәгать бердән кичке бишкә кадәр уза алачак.
ВИЧның симптомнары юк, тестны тапшыр, ВИЧ – статусыңны бел.
"ВИЧка тест " проекты "Яңа гасыр" хәйрия оешмасы белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла.