2013 елның 7 октябренә мәгълүматый белешмә

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

«Акыл буенча артта калган балалар өчен Дәрвиш балалар интернат-йорты» ДАСХКОнан «Проф. Агафонов А.Ф. исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна госпитальләштерелгән балалар турында 2013 елның 7 октябренә мәгълүматый белешмә.

2013 елның 7 октябренә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә 30 бала стационар дәвалау ала, алардан 3 бала динамик күзәтү өчен эпидкүрсәтүләр буенча алынган бакпосев нәтиҗәсе буенча 6 октябрьдә хастаханәгә урнаштырылды.

16 кешедә лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсе буенча дизентерия тудыручысы ачыкланды.

27 бала эчәк йогышлы авырулар бүлегендә урнашкан, хәлләре канәгатьләнерлек, уңай динамика билгеләнә.

Уңай динамикалы ике бала шулай ук реанимацияләү бүлегеннән шул бүлеккә күчерелә.

Төп авыру буенча авыр хәл 1 балада саклана, көчле эчәк йогышы буенча уңай динамика билгеләнә.

Бөтен балаларны һәр көн Казан дәүләт медицина университетының йогышлы авырулар кафедрасы хезмәткәрләре катнашуы белән тикшерәләр, 8нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсенең невролог-табибы күзәтә. Кирәк вакытта консилиумнарда Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләре катнаша.

Бөтен кирәкле дәвалау-диагностик чаралары үткәрелә. Бөтен кирәкле дару препаратлары җитәрлек күләмдә бар.

Эпидемия күрсәтүләре буенча 5-6 октябрьдә дикретлаштырылган контингент буларак гамәлдәге санитар нормалар һәм кагыйдәләр буенча интернат-йортының 13 хезмәткәре хастаханәгә урнаштырылды. Аларда көчле эчәк йогышы билгеләре юк.

Сәламәтлек саклау министрлыгы контактлы балалар һәм интернат-йортының хезмәткәрләре артыннан медицина күзәтүен тәэмин итә, оешманың персоналы Казанның дәвалау-профилактик оешмаларының медицина хезмәткәрләре белән көчәйтелде.

Составында педиатр һәм йогышлы авырулар белгече булган табиблар бригадасы тәүлеккә 2 мәртәбә (шимбә һәм якшәмбе көннәрен кертеп) динамик күзәтү һәм невролог-табибның күзәтүен тәэмин итә.

2013 елның 3 һәм 5 октябрьләрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының чираттан тыш киңәйтелгән Санитария-эпидемиягә каршы комиссияләре узды.

Балаларны дәвалау сәламәтлек саклау министрының шәхси тикшерүендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International