Казанның Сәламәтлек саклау идарәсен Владимир Филатов җитәкли

2024 елның 24 мае, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.05.2024 елгы боерыгы нигезендә, Филатов Владимир Сергеевич Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнде.
Владимир Филатов хезмәт эшчәнлеген 1993 елда Казан шәһәренең 6 нчы шәһәр клиник хастаханәсендә башлый, 1995-1997 елларда кабул итү бүлмәсе медбраты булып эшли.
1997-2000 елларда – Казан шәһәренең ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме станциясендә ашыгыч ярдәм табибы.
2000 елда – Республика балалар клиник хастаханәсендә табиб-нейрохирург. 2014 елда хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары итеп билгеләнә.
2021 елда Казан шәһәренең «1 нче шәһәр балалар хастаханәсе» ДАССУ баш табибы итеп билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International