Бу ике сүз Казанның Югары медицина технологияләренең мәгариф үзәгендә октябрь башында узган конференциядә күтәрелгән проблематиканы барыннан да яхшырак сыйфатлый. Миокард инфарктын уңышлы дәвалау дәлиле буларак реперфузия алымнарын бик вакытлы һәм адекватлы сайлау, тулаем алганда госпитальгә кадәр медицина ярдәмен грамоталы оештыру – Европа һәм Россиянең әйдәүче экспертлары белән ачылган төп темалар.
«Без миокард инфаркты вакытында иң хәзерге заман дәрәҗәсендә медицина ярдәмен күрсәтүнең госпиталь этапын оештыруга күп тырышлык куйдык – дип ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин үз чыгышында әйтте. – Бүген бездә 6 Тире аркылы коронар катнашу (ТКК) үзәге эшли, бер атнадан тагын бер үзәк Түбән Камада ачыла. Казанда андый үзәкләр саны Европаның күрсәткечләренә туры килә – 300 мең кешегә 1. Актык елларда без коронар стентлау санын 50%ка күбәйттек. Шуңа күрә төп җаваплылык бүген госпитальгә кадәр булган этапка ята. Бу процессларны дөрес аңлаудан пациентның язмышы, аның тормышы һәм эшкә сәләтлелеге бәйләнгән булуын аңларга кирәк. Мин бүген бездә бу эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырга бөтен шартлар бар дип уйлым. Без санитар автотранспортның паркын тулысынча яңарттык, соңгы 3 ел эчендә тромболитик препаратлар сатып алуның күләме 2,5 мәртәбә күбәйде. Бездә булган фармакология чаралары, инструменталь алымнарның арсеналы белән нәтиҗәле файдаланырга кирәк».
Миокард инфарктын госпитальгә кадәр диагностикалау һәм дәвалау актуальлеген ТР ССМ баш кардиологы Альберт Галявич дә билгеләде.
Конференциядә төп спикерлар булып Франция экспертлары: кардиолог профессор Патрик Гольдштейн, ашыгыч ярдәм һәм интенсив терапия табибы, Версальдәге клиниканың ашыгыч ярдәм бүлеге җитәкчесе Ив Ламберт чыгыш ясадылар. Пациентларны алып баруның төрле аспектлары; авыруның медицина хезмәткәре белән беренче контактыннан башлап госпитализацияләү белән бетереп реперфузион стратегияләр; һәр этаптагы эшне оптимизацияләү мәсьәләләре; ST сегментын күтәрү белән көчле миокард инфаркты булган пациентларны алып бару буенча Европа кардиологлар җәмгыятенең тәкъдимнәре һ.б. каралды. Шулай ук конференция чикләрендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең автотранспорты, шул исәптән Россиядә бердәнбер махсуслаштырылган мотоциклы презентациясе булды.
Healthy Nation мәгълүматый-аналитик журналы