Шуман һәм Өнсә авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктлары биналарында ремонт эшләре тәмамланган: идән, ишекләр, сантехника алыштырылган.
Акча «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелә.