Яңа җиһазлар район хастаханәләренә милли проект буенча киләчәк

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Быел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча яңадан җиһазландыру өчен республиканың беренчел звено медицина учреждениеләренә 812 берәмлек җиһаз керәчәк.

Исемлектә Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч һәм Чирмешән район хастаханәләре өчен рентген-аппаратлар бар. Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Сарман районнары өчен 7 стационар УЗИ-аппарат сатып алыначак.

Портатив УЗИ-аппаратлар Базарлы Матак, Мамадыш, Менделеевск, Саба үзәк район хастаханәләренә керәчәк.

1 маммографны Казанның 18нче шәһәр поликлиникасының диагностика бүлегенә сатып алу планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International