Министр волонтер-медикларны бүләкләде

2024 елның 14 июне, җомга

Кичә ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Татарстан Республикасы волонтер-медиклары белән очрашты.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә волонтерлар медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтәләр, спорт һәм массакүләм чараларда булышалар, халыкның медицина грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрәләр, кан донорлыгын үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итәләр, мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирү эше алып баралар.

Марсель Мансурович аларның эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте, республиканың эре чараларында, шул исәптән халыкара чараларда катнашуы өчен рәхмәт белдерде, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International