2013 елның 9 октябренә «Акыл буенча артта калган балалар өчен Дәрвиш балалар интернат-йорты» ДАСХКОнан «Проф. Агафонов А.Ф. исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОна салынган балалар хәле турында мәгълүмат.
2013 елның 9 октябренә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә 30 бала госпитализацияләнгән.
Эчәк йогышлары бүлегендә 29 бала ята, хәлләре канәгатьләндерерлек, бөтенесендә уңай динамика, контроль лаборатор тикшерүләр уздыруы башланды.
Реанимацияләү бүлегендә 1 бала калган, аның хәлендә уңай динамика күзәтелә.
Эпидемик күрсәтү буенча гамәлдәге санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры китереп, интернат-йортының 13 хезмәткәре, декретлаштырылган контингент буларак, госпитальләштерелгән. Аларда көчле эчәк йогышларының билгеләре юк. Тикшерү уза.
Сәламәтлек саклау министрлыгы интернат-йортында контактлы балалар артыннан медицина күзәтүен тәэмин итә, оешманың персоналы Казанның дәвалау-профилактик оешмаларының медицина хезмәткәрләре белән көчәйтелде. Яңа очраклар теркәлмәде.
7-9 октябрьдә йогышлы авырулар хастаханәсенә яңа балалар һәм хезмәткәрләр кертелмәде.
Дәвалау-диагностик чаралар уздырылуы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының шәхси тикшерүендә тора.