17-23 июньдә Россиядә "Сәламәтлек саклау"милли проекты кысаларында физик активлыкның мөһимлеге турында мәгълүмат атналыгы уза.
Төп максат - авыруларны профилактикалау һәм сәламәтлекне ныгыту өчен физик активлыкның мөһимлеге турында халыкның мәгълүматлылыгын арттыру.
Актив яшәү рәвеше организмның эмоциональ тонусына уңышлы тәэсир итә, иммунитетны көчәйтә, кан әйләнешен активлаштыра, рефлексларны яхшырта.