Медицина учреждениеләренең хезмәтләре «Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы кысаларында бәяләнде

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда югары технологияле медицина ярдәме үсеш ала, «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында беренчел звеноны модернизацияләүнең төбәк программалары һәм беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү буенча проектлар гамәлгә ашырыла.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының эксперт комиссияләре эшенең соңгы көнендә «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә «Сәламәтлек саклау»эксперт комиссиясе утырышы узды.

Быел әлеге номинациядә катнашу өчен гаризалар әйдәп баручы дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләреннән - Балалар республика клиник хастаханәсеннән, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән, Республика клиник психиатрия хастаханәсеннән, Республика клиник офтальмология хастаханәсеннән, медицина университеты клиникасыннан, М.Н. Садыйков ис. 7нче шәһәр клиник хастаханәсеннән һәм башка күпләр гаризалар биргән.

Конкурс белән шәхси медицина оешмалары да кызыксына.

Татарстан шифаханәләре дә читтә калмый.

Конкурс җиңүчеләре республика конкурсының оештыру комитетының барлык әгъзалары тарафыннан Йомгаклау протоколы расланганнан соң июль аенда билгеле булачак. Аның җиңүчеләренә «Россиянең иң яхшы 100 товары»Программасының федераль этабында республикабыз исеменнән чыгыш ясау мөмкинлеге биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International