Яшел Үзән районында ике ФАП төзелә

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Зеленодольск үзәк район хастаханәсенең модульле фельдшер-акушерлык пунктларын Бишнә һәм Косякау авылларында төзиләр.

Бишнә авылындагы ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча төзелгән, Косякау авылындагы медпункт «ТР халкына беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International