Иммун системасы – иммун механизмнарының эшен тәэмин итүче органнар системасы. Аның төп функциясе – организмны биологик агентлардан (бактерияләр һәм вируслар) саклау, алар инфекция китереп чыгарырга мөмкин, ягъни ул организм өчен «файдалы» һәм «хәвефле» нәрсәләрне танырга, иммун күзәнәкләренә зарарланган участок турында сигнал бирергә, авыруны китереп чыгаручыга һөҗүм итәргә һәм аны организмнан чыгарырга тиеш. Шулай ук организмның «сафтан чыга торган» күзәнәкләрен контрольдә тоту өчен җаваплы.
Иммун системасы эшчәнлегендәге бозылулар иммунодефицитлы халәтләр, аутоиммун авырулар яки аллергик реакцияләр (гиперчувствительность) үсешенә китерергә мөмкин. Иммун системасының эшчәнлеге бозылуның сәбәпләре булып:
Иммун системасының дөрес эшләвенә төп ярдәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару, вакытында вакцинация үткәрү һәм прививкалар календаре буенча эш итү. Иммунитет патологиясендә ниндидер проблемалар булса, табиб-иммунологка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул сезнең иммун системасы эшчәнлеген анализлый һәм тиешле дәвалауны сайлый ала.