Бер ел элек Казанның 21нче поликлиникасы республиканың амбулатор-поликлиника звеносының ИСО 9001 сыйфат сертификаты алган беренче медицина оешмасы булды.
ИСО 9001 – эксперт тикшерүе нәтиҗәләре буенча бирелә торган һәм оешманың сыйфат менеджменты системасының (СМК) ISO 9001 халыкара стандартына туры килүен раслаучы документ.
Бер ел узды, һәм безгә инспекция аудиты өчен сыйфат үзәге аудиторлары килде. Безнең поликлиника сыйфат менеджменты системасын үстерүгә һәм куркынычсызлык принципларын саклауга тугрылыгын раслады.