«Тормыштан ләззәт алу мөһим»: психотерапевт баш мие сәламәтлеген саклау буенча 5 киңәш бирде

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Баш мие – кеше организмы белән идарә итүнең үзәк органы. Аның ярдәмендә без хисләр кичерәбез, уйлыйбыз, истә калдырабыз һәм үз гамәлләребезне контрольдә тотабыз. Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова бу мөһим органның сәламәтлеген ничек сакларга икәнлеге турында сөйләде.

Гөлфия Гаянова ассызыклаганча, баш мие сәламәтлеге турында кайгырту – озын гомер нигезе. Аның эшенә кешенең кәефе, эшкә сәләте һәм акыл мөмкинлекләре бәйле. Табиб баш мие сәламәтлеген саклау буенча биш киңәш бирде:

 - Барыннан да элек, акыл активлыгының югары дәрәҗәсен саклап калу мөһим – даими рәвештә ниндидер яңалыкны өйрәнү, яңа мәгълүмат алу;

- шулай ук күбрәк хәрәкәтләнергә, гимнастика, бию, йөрү белән шөгыльләнергә кирәк;

- кан басымын даими күзәтеп тору һәм вакытында диспансеризация узу да мөһим;

 - сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, файдалы продуктлар сайларга кирәк;

 - һәм, ниһаять, тормыштан ләззәт ала белергә кирәк!

Безнең үз-үзебезне тотышыбыз һәм хис-кичерешләребез тулысынча үзебездән, фикерләребездән һәм ышануларыбыздан тора. Без үзебезне, башка кешеләрне һәм тулаем дөньяны ничек кабул итәбез һәм бәялибез, безнең эмоциональ халәтебезне һәм үз-үзебезне тотышыбызны билгели. Позитив фикер йөртә башлаганда, әйләнә-тирәгездәге бар нәрсәдә дә яхшылык табарга тырышыгыз һәм үзегездән башлагыз: үзегезне яратыгыз, үзегез горурлана торган уңай сыйфатларны эзләгез – нәкъ менә шуларга таянып, позитивта булу җиңелрәк бит. Һәрнәрсәдә уңай моментлар таба белергә кирәк.

Психотерапевт халык зирәклеген искәртте: «Күбрәк көлегез, тормыш күңелсез булып күренмәячәк... Баш мие сәламәтлеге өчен иң яхшы чара һәм теләсә нинди авырудан дару – ул яраткан эш барлыгын аңлау һәм кабул итү, бу – эш, хобби яки хәтта бакча, туганнар, дуслар, үз-үзеңне ярату, юмор хисе һәм, әлбәттә инде, үзеңә ялкаулык һәм кызгану булмау.

Сезнең борчылуыгыздан һәм кайгыртуыгыздан бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Хәзерге заман белән яшәргә, киләчәккә планнар корырга һәм үткәнгә ябышмаска, үзеңне шулай булганча яратырга һәм кабул итәргә кирәк.

Үз сәламәтлегең турында кайгырту – сезнең тормыш сыйфатына һәм озын гомерегезгә керткән өлешегез», - дип йомгаклады доктор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International