Мамадыш район үзәк хастаханәсендә Донор көне узды

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

12 мартта «Мамадыш район үзәк хастаханәсе» ДАССУдә «Донор көне» акциясе узды. Шәһәр һәм район халкы кан салуга мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыруны актив кабул итте.

 Акция нәтиҗәләре:

🔹 110 кеше донор булырга теләк белдерде

 🔹 65 катнашучы медицина сайлавын уңышлы узды һәм кан тапшырды

🔹 33 литр 260 мл кан әзерләнгән

❤️ Катнашкан һәркемгә рәхмәт! Сезнең кан кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Донорлык – үзегезгә кире кайта торган яхшылык ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International