10-11 октябрьләрендә «Казанның 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО делегациясе медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары А.Ю. Анисимова һәм кабул итә торган бүлегенең мөдире Р.Р. Мостафина составында Н.В. Склифософский исемендәге Мәскәү ашыгыч ярдәм ФТИның 90-еллыгына багышланган танталарда һәм «Фәнни-практик ашыгыч ярдәм табиблар җәмгыяте» дигән Регионара иҗтимагый оешмасының 2нче корылтай эшендә катнашты. Визит барышында Н.В. Склифософский исемендәге АЯ ФТИның директоры, РМФАнең член корреспонденты М.Ш. Хубутия һәм Н.В. Склифософский исемендәге АЯ ФТИның баш табибы, профессор М.Л. Рогаль институтның бавырны күчереп утырту бүлеге һәм кабул итү-диагностик бүлегенең мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Казанның «7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның коллективы Казан региональ бүлегенең хокуклары нигезендә «Фәнни-практик ашыгыч ярдәм табиблар җәмгыяте» дигән Регионара иҗтимагый оешмасының составына керде.