Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау атналыгы уза. Йөрәк-кан тамырлары авыруларының килеп чыгу куркынычы факторлары һәм аларның катлауланулары турында халыкка мәгълүмат җиткерү максатында Азнакай үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләре Азнакай районы хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрә. Кичә «Татнефтедор» ҖЧҖ «Азнакай УАД» филиалы хезмәткәрләре өчен табиб Т. М. Мөхәммәтова лекция үткәрде.
Үзегезнең кан басымыгызны даими рәвештә үлчәгез! Вакытында диспансеризация узыгыз!