2013 елның 17 октябрендә Казанда халыкара катнашуы белән Региональара фәнни-практик конференция узачак

2013 елның 15 октябре, сишәмбе

2013 елның 17 октябрендә «Умыртка баганасының зәгыйфьле авыруларын оператив дәвалау: хәзерге заман технологияләре роле» дигән Казанда халыкара катнашуы белән Региональара фәнни-практик конференция узачак.

Конференция умыртка баганасының зәгыйфьле авырулары вакытында медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерүнең, пациентларны диагностикалау һәм дәвалауның яңа технологияләрен эшләп чыгаруның, хирургия практикасына инновацион технологияләрне кертүнең актуаль мәсьәләләренә багышлана.

Конференциядә Россиянең (Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Казан, Сургут, Чабаксар) һәм Европаның әйдәүче хирург-вертебрологлары катнашачаклар.

Чара ТР ССМның «РКХ» ДАССОсы, ТР ССМның булышуларында, Россия хирург-вертебрологлар ассоциациясенең химаясендә булып узачак.

Конференция уздыру урынының адресы: Югары медицина технологияләр Белем бирә торган үзәге, 420064, Казан ш., Оренбург тракты, 138, 9нче блок.

Контактлар: 8-937-615-07-01, 8-937-778-14-40
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International