Болгар авылында Кама Аланы район хастаханәсенең фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
Бүгенге көндә эчке бизәү эшләре тәмамланган, санузеллар урнаштырыла. Якын арада бинага ут һәм су кертеләчәк.
Модульле ФАП территориясен төзекләндерү эшләре төгәлләнгән диярлек, шушы көннәрдә барлык кирәкле җиһазлар кайта.
Исегезгә төшерәбез, фельдшер-акушерлык пункты Болгар авылы һәм Кызыл Яр һәм Югары Чишмә авыллары халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.