«Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне оештыру. Мәсьәләләр. Чишү юллары» дигән Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең утырышы булды

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

16 октябрьдә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» дигән 18нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәнең чикләрендә Казан Ярминкәсе конгресс холында «Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәмне күрсәтүне оештыру. Мәсьәләләр. Чишү юллары» дигән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең утырышы булды. Коллегиянең докладчысы булып Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин чыгыш ясады.

Коллегиянең катнашучылары һәм кунаклары: Татарстан Республикасы Президенты Аппараты – социаль мәсьәләләр буенча ТР президентының ярдәмчесе Т.П. Ларионова, шулай ук Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Федераль структуралар, ведомствалар, страховкалау компанияләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының аппараты вәкилләре; Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш белгечләре; ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, фән, СМИ вәкилләре; үзәк район хастаханәләренең баш табиблары һәм башкалар.

Коллегиядә докладлар белән чыгыш ясадылар:

-          «Казан дәүләт медицина университеты» БРЮПББ ДББО ректоры А.С. Созинов - «Республиканың сәламәтлек саклавын кадрлар белән тәэмин итү, перспективалар»;

-          ТР ССМ Казан буенча СС Идарәсенең җитәкчесе Р.У. Әхмәтов - «Казанның үрнәк нигезендә беренчел медик-санитар ярдәмнең үсеше стратегиясе»;

-          «Зәй үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы В.И. Гуров - «Зәй муниципаль район үрнәге нигезендә авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең үзенчәлекләре»;

-          «Евромед-групп» башкарма директоры И.Б. Иванов (Санкт-Петербург) - «Беренчел медицина ярдәм күрсәтүдә дәүләт-хосусый партнерлык тәҗрибәсе».

 

2013 елның 1нче гыйнварына халәт буенча Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтә торган медицина оешмалары саны 87 берәмлек (юридик шәхесләр) тәшкил итә, шул санга  структура бүлекчәләре: 1 790 ФАП, 87 табиб амбулаторияләре, 18 участок хастаханәләре, 53 сырхауханә – керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International