21 октябрьдә Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгенең 5-еллыгына багышланган пресс-брифинг булачак

2013 елның 19 октябре, шимбә

2013 елның 21 октябрендә Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгенең 5-еллыгына багышланган пресс-брифинг булачак. Ул – дөнья фәненең уңышлары һәм иң яңа белемнәре белән эффектлы файдалану өчен медицина белгечләренә постдиплом хәзерләнү вакытында яңа стандартлар бирер өчен булган Россиядә беренче инновацион белем бирү проекты.

Үзәктә Россия өчен уникаль медицина белгечләренә этаплы белем бирү уку программалары эшкәртелде һәм кертелде. Ул программалар төп дөнья басмаларына һәм мәгълүматлар базаларына керү белән тирәнтен хәзерләнүгә, хәзерге заман җиһазларында һәм чараларында практик осталыкларны үзләштерүгә нигезләнгән.

Үзәкнең 5 ел барлыгы вакытында Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең (БДБ) 84 регионнарының 7500 артык вәкилләре (шул санда Татарстан Республикасының 2000 артык табиблары һәм шәфкать туташлары) укып чыкты, күп яңа курслар барлыкка килде, Wet lab һәм  CathLab дигән эксперименталь операция ясау бүлмәләре ачылды.

Шундый уңышлы проектларга Массакүләм Мәгълүмат Чаралары (ММЧ) ягыннан игътибар хәзер бик зур һәм Үзәк һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белем бирү системасын үстерү эшендә көч куюы иң киң яктыртуга һәм хөрмәтләнүгә лаеклы.

Чарага Россия һәм Украина ММЧның вәкилләре чакырылачак. Алар арасында: федераль каналларның төшерү төркемнәре (1нче канал һәм ВГТРК белән сөйләшүләр алып барыла), шулай ук иҗтимагый-мәгълүматый, медицина һәм бизнес басмалары (Коммерсант, РИА АМИ һәм башкалар).

                                       
                                                                                 Уздыру урыны - ЮМТ белем бирү үзәге

                                                                                                              Теркәлү вакыты: 10.00

                                                                                                              Чара башлана: 10.30
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International