Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау программасын төгәлләделәр. Быел аңа 82 объект кергән.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.