Республика клиник хастаханәсендә Татарстан нейрохирурглары өчен мастер-класс узды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә Республика нейрохирурглары өчен зур укыту мастер-классы узды. Хирургларны укытырга Россия Фәннәр академиясе академигы, профессор, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш нейрохирургы Владимир Викторович Крылов һәм «Вучетич» казналык-йөз, реконструктив-торгызу һәм пластик хирургия Клиник үзәге табиб-нейрохирургы, И.П.Павлов исемендәге РязДМУ неврология һәм нейрохирургия кафедрасы профессоры, Н.В.Пирогов исемендәге РНИМУ фундаменталь нейрохирургия кафедрасы профессоры Виктор Александрович Лукьянчиков килде.

Мәскәү нейрохирурглары ике операция башкарганнар: баш мие аневризмасын клиплау һәм экстра-интракраниаль шунтлау – март аенда инсульт кичергән пациентның баш миен кан белән тәэмин итүне торгызганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International