Бүген Казан медицина көллиятендә сәламәтлек саклау ветераннарын тәбрикләделәр

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Игелек һәм хөрмәт көненә һәм өлкәннәр ункөнлегенә багышланган бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.

Ведомство башлыгы тармак ветераннарын бәйрәм белән котлады, сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

"Сезнең ярдәмегез, киңәшләрегез безнең өчен бик мөһим һәм кыйммәтле, - дип билгеләп үтте министр. - Моннан дистә еллар элек сез салган традицияләр - безнең үсешебезнең нигезе. Зур рәхмәт сезгә, бәйрәм белән!".

Медицина көллияте концерт номерлары әзерләгән. Традиция буенча гомуми фотога төшү, тармак ветераннарын ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү һәм бәйрәм табыны булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International