Республика балалар клиник хастаханәсе пациентлары өчен иҗади дәрес үткәрелде

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген эндокринология һәм 2 нче хирургия бүлекләрендә «Менә ул нинди, Алтын көз» дигән арт-терапия дәресе узды. Балалар көз бүләкләре белән танышты һәм иҗат процессында кызыксынып катнашты.

Арт-терапия балалар өчен, бигрәк тә хастаханә шартларында, бик файдалы. Ул үз хисләреңне белдерергә, мәшәкатьләрдән арынырга һәм иҗади сәләтләреңне үстерергә мөмкинлек бирә. Мастер-класс сәламәтлек өчен бик күп файдалы үзлекләргә ия кабакка багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International