Бүген Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында, БРИКСНЫҢ XVI саммитын медицина белән тәэмин итүне оештыруда һәм уңышлы уздыруга ярдәм итүдә актив катнашкан Ашыгыч медицина ярдәме бригадаларына һәм Россия Федерациясе регионнарының һәлакәтләр медицинасы үзәкләренә, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабы әгъзаларына сертификатлар тапшырылды.
Истәлекле сертификатларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин тапшырды.