«Спасс ҮРХ» ДАССОда Донор көне

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе

2013 елның 22–23 октябрьләрендә «Спасс ҮРХ» ДАССОның территориясендә кан хәзерләү мобиль комплексында бу ел эчендә өченче булып Донор көне узды. Акциянең катнашучылары – шәһәр һәм район халыклары. Алар донор булып, үз канының өлешен корбан итеп, ярдәм итте, хәтта мөгаен икенче кешенең тормышын саклап калганнардыр.

Шунысы куанычлы, донорларның өчтән бер өлеше канны 2013 елда икенче кат бирделәр, һәм өченче мәртәбә кан бирергә пунктка килгән кешеләр дә бар иде.

2 көн өчендә 52,64 л кан хәзерләнде. Һәр донорга кан алу алдыннан медицина персоналы бүгенге көнгә донор канының кирәклеге, кан бирү тәртибе һәм зарарлы булуын күрсәтүләр турында мәгълүмат тәкъдим итте. Акчалата бүләк һәм ике ял көне алып канны 122 кеше бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International