Россиядә «Халык дипломатиясе лидеры» Халыкара конкурсы үткәрелә.
2015 елдан Россия халыклары Ассамблеясе дәүләт милли сәясәте өлкәсендә «Халык дипломатиясе лидеры»проектларын гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерларының Бөтенроссия конкурсын оештыра һәм үткәрә.
Конкурс төрле илләрдән эшчәнлекләре халык дипломатиясен үстерүгә, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны, халыклар арасында ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән иҗтимагый лидерларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен оештырылган.
18-21 ноябрь көннәрендә конкурсның финал этабы узачак, җиңүчеләр ачыкланачак. Финал Ханты-Манси автономияле округының Ханты-Мансийск шәһәрендә – Юграда узачак.