Татарстанлыларның «Абилимпикс»та җиңүе

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

2024 елның 25-27 октябрендә Мәскәүдә «Гостиный двор» күргәзмә үзәгендә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясе буенча  «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча милли чемпионат узды.

Конкурс биременең үтәлешен төрле төбәкләрдән 10 бәйсез эксперт бәяләде, шул исәптән «Казан медицина көллияте» ДАҺБУнең кичке уку формасы бүлеге мөдире Гарипова Айгөл Илдус кызы «Абилимпикс» милли чемпионаты эксперты булды.

Татарстан Республикасыннан «мәктәп укучысы» категориясендә Яшел Үзән медицина көллияте студенты Кәримов Артур Марат улы чыгыш ясады. Чемпионат нәтиҗәләре буенча конкурсант икенче урын алды һәм көмеш медаль яулады.

Татарстан Республикасын «белгеч» категориясендә Түбән Кама медицина көллияте укытучысы Аптрейкина Ольга Владимировна тәкъдим итте. Чемпионат нәтиҗәләре буенча ул бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International