Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионаты тәмамланды. 450 җиңүчегә өстәмә һөнәри белем алуга һәм реабилитацияләүнең техник чараларын алуга сертификатлар тапшырылды. Чемпионат җиңүчеләрен Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко котлады.
Дмитрий Чернышенко «Абилимпикс» чемпионатларында иң күп катнашучыларны эшкә урнаштыручы һәм Россия Федерациясе субъектларында стажировка узучы эш бирүчеләргә Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппаратыннан Рәхмәт хатлары тапшырды.
Вице-премьер шулай ук «Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыру һәм хәрәкәт чараларына инвалидларны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәлеп итү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләргә бүләкләр тапшырды. Алар арасында - Мәскәү, Татарстан Республикасы, Красноярск крае, Ульяновск һәм Ростов өлкәләре. 2023 һәм 2024 еллар йомгаклары буенча «Абилимпикс» хәрәкәтенең югары үсеш күрсәткечләре өчен бүләкне Төньяк Осетия – Алания Республикасы алды.
«Абилимпикс» чемпионатының гомумкоманда зачетында беренче урынны Мәскәү шәһәре җыелма командасы алды. Икенче урында-Татарстан Республикасы җыелмасы. Санкт-Петербург командасы өченче булды.