РКХнең 1 нче номерлы дәвалау һәм диагностика рентген-хирургия ысуллары бүлеге мөдире Андрей Терегулов, рентген-хирурглар Марсель Вәлиев һәм операция шәфкать туташы Елена Семенова сентябрь буе Мелитополь өлкә хастаханәсендә, Запорожье өлкәсенең перинаталь үзәгендә һәм Бердянск шәһәр хастаханәсендә эшләделәр.
2024 елның маена кадәр Запорожье өлкәсендә рентген-эндоваскуляр хезмәт булмаган, ә кан тамырлары һәлакәтләре булган пациентлар Мариуполь хастаханәләренә китерелгән.