Яшь белгеч, Республика тире-венерология диспансерының (Казан шәһәре «РКТВД» ДАССУ) 2нче поликлиника бүлеге табибы дерматовенеролог Заһидуллин Артур Илдар улы дәвалау-диагностика ярдәме күрсәтү өчен Бөгелмә тире-венерология диспансерына җибәрелгән.
Ике атна дәвамында 14 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр Артур Илдар улы дерматологик һәм венерик авырулар белән 620 пациентны кабул итте.
Артур Заһидуллин хезмәткәрләргә медицина документациясен рәсмиләштерү һәм алып баруга, электрон документ әйләнешенә, диагностика һәм дәвалауның яңа ысулларын кертүгә заманча таләпләр буенча методик ярдәм күрсәтте.
Яшь табиб даими рәвештә үзе камилләшә, хезмәттәшләре белән белемнәре һәм идеяләре белән актив уртаклаша.