Хәзерге вакытта кибермошенниклык һәм социаль инженерия гаять кискен, социаль әһәмиятле проблема булып тора.
Затларның акчаларын урлау куркынычын киметүнең төп инструменты булып финанс укыту һәм гражданнарның кибергамоталылыгын арттыру тора.
Шул максаттан Россия Банкы кредит-финанс өлкәсендә хезмәтләрнең куркынычсызлыгы дәрәҗәсеннән халыкның канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләүгә юнәлдерелгән сораштыру үткәрә.
Сораштыру 2024 елның 1-24 ноябрендә Россия Банкының рәсми сайтында урнаштырылган шәхессез сораштыру формаларын тутыру юлы белән үткәрелә.