Кама Аланы район хастаханәсенең Болгар фельдшер-акушерлык пунктын «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзегәннәр.
Бүгенге көнгә төзелеш эшләре тулысынча тәмамланган, территория төзекләндерелгән. Бинага шулай ук ут үткәрелгән, якын арада су да барлыкка киләчәк.
ФАП Болгар авылының 230 кешесенә һәм Кызылъяр һәм Югары Чишмә авыллары кешелеренә хезмәт күрсәтәчәк. Фельдшер-акушерлык пункты быел ноябрь аенда ачылыр дип планлаштырыла.