Исхакова Гүзәл Ленаровна, табиб-оториноларинголог. Гүзәл Ленар кызы тумышы белән Норлаттан, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, шунда ук ординатурада белем алган.
Түбән Камага табиб ире артыннан килгән, ул да табиб-лор, Худияров Темурбәк Асланович, шулай ук Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә эшли. Темурбәк Асланович Түбән Камага ул вакытта Казанда укуын тәмамламаган хатыныннан алдарак килгән. Хәзер Гүзәл Ленаровна поликлиникада, ә ире стационарда эшли. Яшь белгечләр хезмәт тораклары алдылар.
Исегезгә төшерәбез, яшь белгечләргә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасында«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклау системасы медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.