Яңа Карамалы фельдшер-акушерлык пункты милли проект буенча яңартылды

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Яңа Карамалы авылында Мөслим үзәк район хастаханәсе ФАП бинасы быел «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча ремонтланды.

Соңгы тапкыр ФАПта өлешчә ремонт 2014 елда башкарылган. Хәзер эшчеләр түбәсен тулысынча алыштырдылар, газ казанын урнаштырдылар, идәннәрне, ишекләрне алыштырдылар, стена буяуларын яңарттылар.

Медпункт үзәк район хастаханәсеннән 30 км ераклыкта урнашкан.ФАПка 122 кеше беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International