Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында яңа ФАПны ачуга әзерлиләр

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Авылда яңа ФАП төзү кирәклеге күптән туды инде. Хәзерге вакытта медпункт элеккеге мәктәп бинасында урнашкан, ә аның хәле яхшы түгел.

Яңа бинада барлык кирәкле бүлмәләр: пациентларны кабул итү кабинеты, күзәтү һәм процедура кабинетлары, уңайлы көтү холлы, медикаментлар һәм инвентарь саклау бүлмәләре, санузел каралган. Кирәкле җиһазлар: шкафлар, өстәлләр, урындыклар китерелгән инде.

Яңа ФАП Татар Дөм-Дөме һәм Айталан авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Ә бу 200дән артык кеше.

Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International