3 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Әлмәт районында Түбән Мактама штб күчмә диспансеризация үткәрелә.
Мобиль поликлиника, шулай ук флюорография һәм маммография үткәрү өчен мобиль комплекслар 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
Әлмәт районының 2нче номерлы шәһәр поликлиникасына беркетелгән кешеләр чакырыла.
Үткәрү урыны: Әлмәт районы, Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистә, Промышленная ур., 1Б, «Мактама Парк» СҮ янында.