Казанда күчмә диспансеризация пунктлары эшли

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Казан халкын диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре белән тәэмин итүне арттыру өчен, 3 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр һәм алга таба ял көннәрендә 1 декабрьгә кадәр мобиль поликлиникалар республика башкаласы ишегалларында һәм сәүдә үзәкләре янында эшли.

3 ноябрьдә, мобиль комплексларның беренче эш көнендә диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләрен шәһәрдә яшәүче 300 гә якын кеше узды.

Өч мобиль комплекс 6.00 дән 22.00 сәгатькә кадәр Казанның 20 нче шәһәр поликлиникасына, 21 нче шәһәр поликлиникасына һәм 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә беркетелгән халыкны кабул итәчәк.

20нче шәһәр поликлиникасына беркетелгән гражданнар:

3-10 ноябрьдә – «Франт» сәүдә-күңел ачу үзәге парковкасы территориясендә (Ю. Фучик ур., 90);

16-17 ноябрь, 23-24 Ноябрь, 30 ноябрь һәм 1 декабрь –«Весна»торак комплексы.

Прохождение диспансеризации строго по предварительной записи по телефонам 8 -950- 329-13-40, 528-03-20. Необходимо взять с собой паспорт, полис ОМС и СНИЛС.

Граждане, прикреплённые к Городской поликлинике № 21:

3-10 ноябрьдә-К. Гали ур., 1 йорт парковкасы территориясендә;

16-17 ноябрь, 23-24 ноябрь – Фучик урамындагы 14 йорт ишегалдында;

30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә – «Лента» кибете парковкасы территориясендә (Габишев ур., 32).

Язылу өчен Телефон: 8-952-041-37-77. Үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС алырга кирәк.

7нче шәһәр клиник хастаханәсенә беркетелгән гражданнар:

3-10 ноябрьдә– 113нче мәктәп янында (Адоратский ур., 36а).

Үзегез белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС алуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International