"Сәламәтлек индустриясе. Казан". Югары технологияле медицина техникасы һәм җайланмалар күргәзмәсе 13 ноябрьдә ачыла

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

13-15 ноябрьдә Казанда "Сәламәтлек индустриясе. Казан" югары технологияле медицина техникасы һәм җиһазлары, медицина эшләнмәләре һәм чыгым материаллары, дару препаратлары 22нче махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.

Күргәзмә эшен медицина һәм сәламәтлек саклауның актуаль мәсьәләләре буенча эшлекле программа озата бара.

Күргәзмә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау белгечләре өчен әһәмиятле вакыйга булып тора, анда медицина тармагының соңгы казанышлары һәм үсеш тенденцияләре күрсәтеләчәк, ә халык өчен скрининг тикшерүләре оештырылачак.

Үткәрү урыны: «Казан» халыкара ат спорты комплексы (Казан ипподромы), Альберт Камалеев проспекты, 27/1.

20 елдан артык күргәзмә эшлекле багланышларны җайга салу һәм үстерү, Татарстан базарына медицина һәм сәламәтлек саклау яңалыкларын кертү, төрле этиологиядәге авыруларны профилактикалау һәм иртә диагностикалау, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.

Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне реабилитацияләү, профилактикалау һәм карау өчен технологияләр һәм җиһазларның «Реабилитация» 1нче махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International