3 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Казанда 20нче шәһәр поликлиникасына, 21нче шәһәр поликлиникасына һәм 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә беркетелгән халыкны кабул итүчөч мобиль комплекс эшли. «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә казанлылар өйләреннән ерак түгел бер урында бушлай тикшеренү уза алалар.
Казан халкын диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре белән тәэмин итүне арттыру өчен, 3 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр һәм алга таба ял көннәрендә 1 декабрьгә кадәр мобиль поликлиникалар республика башкаласы ишегалларында һәм сәүдә үзәкләре янында эшли.
Бәйрәм ялларында 3 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр мобиль комплексларда 634 кеше тикшеренү узды.
Мобиль поликлиникаларның эш графигы:
• 20нче шәһәр поликлиникасына беркетелгән:
3-10 ноябрьдә – «Франт» сәүдә-күңел ачу үзәге парковкасы территориясендә (Ю. Фучик ур., 90);
16-17 ноябрь, 23-24 Ноябрь, 30 ноябрь һәм 1 декабрь –«Весна»торак комплексы.
• 21нче шәһәр поликлиникасына беркетелгән:
3-10 ноябрьдә-К. Гали ур., 1 йорт парковкасы территориясендә;
16-17 ноябрь, 23-24 ноябрь – Фучик урамындагы 14 йорт ишегалдында;
30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә – «Лента» кибете парковкасы территориясендә (Габишев ур., 32).
• 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә беркетелгән:
3-10 ноябрьдә– 113нче мәктәп янында (Адоратский ур., 36а).
Үзегез белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС алуыгызны сорыйбыз.