Казанның 3 меңгә якын кешесе мобиль пунктларда диспансеризация узган

2024 елның 8 ноябре, җомга

Биш көн эчендә Казанда яшәүче 2991 кеше мобиль пунктларда бушлай диспансеризация узган. 6:00 дан 22:00 гә кадәр алып барыла торган кабул итүгә паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм СНИЛС алырга кирәк.

Әйтик, 10 ноябрьгә кадәр 20 нче поликлиниканың мобиль пункты Юлиус Фучик ур., 90 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында урнашкан. Шәһәрлеләрне шулай ук 16-17, 23-24, 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә «Весна» микрорайонында кабул итәчәкләр. Алдан язылу кирәк: +7(950)329-13-40; +7(843)528-03-20.

21 нче поликлиникага беркетелгән шәһәр халкының сәламәтлеген 10 ноябрьгә кадәр Кол Гали урамындагы 1 нче йорт янындагы парковкада тикшерә алачаклар. Юлиус Фучик урамындагы 14 нче йорт ишегалдында мобиль пункт 16, 17, 23 һәм 24 ноябрьдә эшләячәк. Халыкны шулай ук 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә Габишев ур., 32 адресы буенча урнашкан кибет парковкасында кабул итәчәкләр. Язылу өчен +7(952)041-37-77 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Халыкны исемлек буенча 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе хезмәткәрләре чакырачак. Алар 10 ноябрьгә кадәр Адоратский ур., 36а адресы буенча урнашкан 113 нче мәктәп янында кизү торачак.

Диспансеризация «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International