Фәнни-практик конференция чикләрендә госпиталь эпидемиологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышынды

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ЮМТ Белем бирү үзәге чикләрендә сәламәтлек саклау системасы Госпиталь эпидемиология хезмәтенең 20 еллыгына багышланган «Госпиталь эпидемиологиянең көнүзәк мәсьәләләре: үткән, хәзерге, киләчәк заманнар» дигән Юбилей фәнни-практик конфереция узды. Конференцияне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А. Осипов тантаналы ачты.

Конференциядә Татарстан Республикасы госпиталь эпидемиологиясенең эшчәнлеге нәтиҗәләре, торышы һәм үсеш перспективалары тикшерелде. Пациентлар һәм медицина персоналының йогыш хәвефсезлекләренең сыйфатын эчке тикшерүне оештыру мәсьәләләре дә, күп башка көнүзәк эпидемиология өлкәсе мәсьәләләре дә игътибарсыз калмады. Фәнни-практик конференция ахырында дәвалау оешмаларын йогышсызландыруның комплекслы юллары һәм йогышлар профилактикасы карап тикшерелде.

Конференция эшендә катнаштылар:

РФ ССМ баш эпидемиологы, РМФА академигы, м.ф.д., медицина ярдәмен күрсәтү белән бәйле йогышларны тикшерү буенча белгечләр ассоциациясе рәисе – Н.И. Брико.

Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе, ТР баш санитары – М.А. Патяшина.

ТР госпиталь эпидемиологлар ассоциациясе Президенты – Г.С. Валишина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International