24 октябрьдә Казанга эш визиты белән РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Александр улы Краевой килде. Шул көнне ТР сәламәтлек саклау министры Адель Юныс улы Вафин озатып баруында ул Казанның һәм республиканың әйдәүче дәвалау оешмаларын карады.
Визитның башында Сергей Александр улы ЮМТ Белем бирү үзәгенә барды, республиканың гына түгел, Россия һәм Европа клиникаларының яшь белгечләре укыган практик һәм уку кабинетлары белән танышты. Аннары ул «Ава-Казан» дигән гаилә өчен югары технологияле ярдәм күрсәтә торган күп профильле клиникага барды. Визитның ахырында хөрмәтле кунак игътибарына Казанның 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе тәкъдим ителде. Монда хастаханә нигезендә Ашыгыч медицина үзәген оештыру тарихы күрсәтелде. Клиника җитәкчеләре аның төп үзенчәлеген – вертолет мәйданчыгын күрсәттеләр. С.А. Краевой халыкка күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын, клиникаларда булган Европа стандартының дәрәҗәсен, һәм яшь табиблар өчен Казанның медицина үзәкләре нигезендә оештырылган уку һәм практик эшчәнлекне югары бәяләде.