14-15 ноябрьдә Казанда Идел буе федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының XIV фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференциянең фәнни программасы кысаларында дерматовенерология һәм косметологиянең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу планлаштырыла, әйдәп баручы белгечләрнең пленар докладлары, секцион утырышлар һәм сателлит симпозиумнар, түгәрәк өстәлләр һәм практикумнар уздырылачак.