Баулы үзәк хастаханәсе поликлиникасының яңа яшь табибы - Алинә Баранова, участок терапевты.
Алинә Баулы шәһәрендә мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина университетына, «Дәвалау эше» факультетына укырга керә. Уку вакытында Уфада Республика клиник хастаханәсенең һәм Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең урология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Университетны тәмамлаганнан соң ук туган шәһәренә кайта һәм 2024 елның августында участок табиб-терапевты булып эшли башлый.
Исегезгә төшерәбез, яшь белгечләргә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау системасы медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Аның буенча бер мәртәбә бирелә торган түләүләр, айлык акчалата өстәмәләр түләнә, социаль торак бирелә һ. б.