14 ноябрьдә медицина җәмәгатьчелеге берьюлы ике һөнәри бәйрәм - Эндокринолог көне һәм Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көне билгеләп үтә.
Бүген башкаланың В.И. Ленин исемендәге мәдәният сарае залында Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган Республика форумы узды.
Форумда шикәр диабетын дәвалауда заманча алымнар, авыруларны профилактикалау һәм диабет белән авыручы кеше тормышының актуаль проблемалары турында сөйләштеләр.